World News

Азнакай районының Сәпәй авылында «Бәбкә саклау» фольклор бәйрәме узды

Азнакай районының Сәпәй авылында «Бәбкә саклау» фольклор бәйрәме узды

Азнакай районының Сәпәй авылында халкыбызның көнкүреш йолалары, мәдәнияте, уеннары белән таныштыру, халык иҗатына кызыксыну уяту, телебезгә мәхәббәт уяту максаты белән «Бәбкә саклау йоласы» фольклор бәйрәме узды. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.

Авылдашлары Фәйрүзә Гәрәйшина бәйрәмгә бәбкәләр дә алып килгән иде.

Мәдәният йорты директоры Ләйсән Латыйпова балаларга элекке йолалар, гореф-гадәтләр турында кызыклы итеп сөйләде.

«Тилгән куу», «Кап та коп» уеннарында балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Соңыннан барыбыз бергә җыелып, самовар чәеннән авыз иттек», – ди Ләйсән Латыйпова.

Балалар бәбкә «саклаган» вакытларын бушка уздырмыйча, уйнадылар, биеделәр, җырладылар, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net