World News

Әтнә үзәк китапханәсендә яшүсмер кызлар өчен осталык дәресе үтте

Әтнә үзәк китапханәсендә яшүсмер кызлар өчен осталык дәресе үтте

Әтнә үзәк китапханәсендә яшүсмер кызлар өчен «Үзенчәлекле чәч каптырмасы» ясау буенча осталык дәресе үтте. Дәресне китапханәнең актив укучысы, кул эшләре остасы Эльвира Тумакаева уздырды. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.

Башта китапханәче фоамиран материалының барлыкка килү тарихы, төрләре, көнкүрештә куллану ысуллары турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Кул эшләре остасы Эльвира Тумакаева укучыларны эш тәртибе белән таныштырды, чәч каптырмасы бизәлешләре турында сөйләде, үзенең эшләнмә үрнәкләрен дә күрсәтте.

Эльвира ханым чара ахырында эшләнмәләр ясау буенча нәтиҗә чыгарып, катнашучыларның фикерләрен тыңлап узды. Башкарылган эшләреннән канәгать калган балалар осталык дәресеннән яхшы кәеф белән таралыштылар, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net