Гаилә көне алдыннан Түбән Камада 11 пар өйләнешкән
![Гаилә көне алдыннан Түбән Камада 11 пар өйләнешкән](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/8/a1a17403a41603e7ee54aa25e21a414e.jpg)
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Камада яшәүче 11 пар законлы никахларын теркәгән. Бу хакта «Татар LIFE» сайты хәбәр итә.
Тантаналы шартларда ЗАГС идарәсе белгечләре яшь парларга беренче гаилә документын — никахлашу турында таныклык тапшырды.
«Кадерле яшь парлар! Бер-берегезне һәм гаилә бәхетегезне саклагыз», — дип теләделәр яшь парларга ЗАГС белгечләре.