World News

Актанышта авариядә 8 яшьлек кыз һәм ир-ат һәлак булган, тагын өч кеше имгәнгән

Актанышта авариядә 8 яшьлек кыз һәм ир-ат һәлак булган, тагын өч кеше имгәнгән

Татарстанның Актаныш районында фура һәм җиңел машина бәрелешкәч, 8 яшьлек кыз һәм йөртүче ир-ат һәлак булган. Бу хакта республика прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Kia җиңел машинасы һәм MAN йөк машинасы төнлә «Мәскәү – Уфа» М7 федераль трассасының 1138 километрында бәрелешә.

Kia Rio машинасындагы 8 яшьлек кыз бала урында һәлак була, ә йөртүчесе хастаханәгә барганда үлә. Тагын өч пассажир, шул исәптән балигъ булмаган яшьтәге ике бала, имгәнә, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Авария урынына Актаныш районы прокуроры Сергей Назаров килгән. Прокуратура юл-транспорт һәлакәтен процессуаль тикшерүне башлаган һәм тикшерү барышын контрольгә алган.

Читайте на 123ru.net