World News

Путин һәм Моди ВДНХда 7 катлы «Атом» павильонын карады

Россия Президенты Владимир Путин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди ВДНХда «Атом» павильонын карады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәйданчык мәгърифәтчелек комплексыннан гыйбарәт. Монда тәкъдим ителгән экспозиция атом энергетикасы үсешен күрсәтә, шул исәптән кунакларны тармактагы яңалыклар белән дә таныштыра. Өч каты җир астында урнашкан җиде катлы конструкцияне былтыр Росатом төзегән.

Путин һәм Моди өчен экскурсияне корпорациянең генераль директоры Алексей Лихачев уздырды.

Искәртеп үтик, Һиндстан Премьеры Мәскәүгә эш сәфәренә килде. Бүген ул һинд җәмәгатьчелеге белән узган очрашуда Казанда һәм Екатеринбургта Һиндстан консуллыклары ачылачак дип әйтте.

Читайте на 123ru.net