World News

Татарстан басмалары «Россиянең 10 иң яхшы газетасы» бәйгесе номинацияләрендә җиңде

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары «Россиянең 10 иң яхшы газетасы» конкурсы номинацияләрендә иң яхшылары дип табылды. Бу хакта Россия Журналистлар берлеге сайтында хәбәр ителә.

Мәсәлән, «Лениногорск хәбәрләре» иң яхшы визуаль модель өчен билгеләп үтелде, ә «Чаллы хәбәрләре» һәм «Ютазы таңы» социаль челтәрләрдә иң яхшы эшчәнлек өчен бүләкләнде.

Конкурс экспертлары фикеренчә, иң яхшы веб-сайт буларак «Зеленодольская правда» һәм «Татарстан Республикасы» газеталары танылган.

Ниһаять, проект эшчәнлеге өчен бүләк Мамадышның «Нократ» басмасына тапшырылган.

Конкурсны Россия Журналистлар берлеге һәм «Журналистика и медиарынок» журналы гамәлгә куя. Аның төп максаты – җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле контентны булдыру һәм тарату буенча Россия матбугатының тәҗрибәсе турында мәгълүмат җыю һәм тарату.

Читайте на 123ru.net