World News

Танылган композитор, педагог, баянчы Әнвәр Шәрәфиев вафат

Танылган композитор, педагог, баянчы Әнвәр Шәрәфиев вафат

Танылган композитор, педагог, баянчы Әнвәр Шәрәфиев вафат. Аңа 88 яшь иде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Әнвәр Шәрәфиев – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, 45 ел дәвамында укытучылык эшчәнлеген алып барды.

200дән артык җыр һәм романс, 50 концерт-инструменталь әсәрләр, балалар, хор һәм симфоник музыка авторы. 13 вокаль һәм инструменталь әсәрләр җыентыгы басылып чыга.

Музыкасын Әнвәр Шәрәфиев язган берничә җыр күп еллар дәвамында популяр. Аларны Татарстанның күп кенә халык артистлары башкара. Шулай ук аның әсәрләре Казан, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Алабуга һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендәге мәгариф учреждениеләренең педагогик репертуарына керә.

«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Әнвәр Замил улы Шәрәфиевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Талантлы композитор, баянчы, педагог турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», - диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net