World News

Татарстан мөфтие дин буенча киенеп йөрүне чикләүгә каршы чыкты

Татарстан мөфтие дин буенча киенеп йөрүне чикләүгә каршы чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәген хуплады һәм җәмәгать урыннары һәм мәгариф учреждениеләрендә дин буенча киенеп йөрүне чикләү идеясенә каршы чыкты. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында яза.

«Мөселман хәрбиләр махсус хәрби операция зонасында Туган ил өчен, милли һәм дини традицияләр өчен, Россия халыкларының уртак рухи кыйммәтләре өчен кан койган чакта тылда аларның хатын-кызларының конституцион хокукларын закон дәрәҗәсендә кысрыклыйлар, мөселманча киенеп йөрүне тыймакчы булалар», - диелә хәбәрдә.

Аның фикеренчә, әлеге инициатива белән чыгыш ясаган депутат Владислав Даванков җәмгыятьтә милләтара ызгыш куптара. Мөфти сәясәтчегә махсус операция зонасына барырга «яки, һичьюгы, Мәскәүдән читкә чыгарга һәм Россиянең төрле төбәкләрендәге күпмилләтле состав һәм дини традицияләр белән танышырга» тәкъдим итте.

Җәмгыятьтә, аның бер өлешенең хокукларын кысрыклап, ризалыкка ирешү мөмкин түгел дип саный Камил хәзрәт Сәмигуллин. Моннан тыш, үз динеңә буйсыну һәм аның кануннарын үтәү хокукы Россия Конституциясенә кертелгән.

«Хатын-кыз өчен мөселманча киенеп йөрү — ул Аллаһы Тәгаләнең боерыгы, мөселманнар аны бернинди шартларда да, теләсә нинди куркыныч астында да бозмаячак», - дип нәтиҗә ясады ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Элегрәк Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге Россия Президенты Владимир Путинга һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга дин буенча киенүгә чикләүләр кертүне булдырмаска чакырып, мөрәҗәгать итте.

Читайте на 123ru.net