World News

Казаннан 13 яшьлек башкаручы «Җиңү армиясенә кушыл!» марафонында чыгыш ясаячак

Казанда яшәүче 13 яшьлек мультиинструменталист Реналь Сафин «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны кунагы булачак. Яшь шагыйрь, композитор һәм башкаручы белән бергә бабасы да катнашачак. 12 сәгатьлек телемарафон 15 июльдә, 08:00 сәгатьтә башлана.

Реналь Сафин гитарада, барабанда, саксафонда һәм пианинода оста уйный, «Йолдызлык» фестивале һәм башка бәйгеләр җиңүчесе. Аның роликлары популяр видеохостингта 1,5 миллион карау җыя.

Марафон тамашачылары республиканың төрле шәһәрләреннән турыдан-туры кушылулар, «Безнең геройлар» циклыннан фильмнар, хәбәрчеләрнең махсус операция зонасында төшерелгән репортажларын, махсус операция хәрбиләренең гаиләләре, Россия Геройлары чыгышларын карый алачак.

Марафонга «Болгар радиосы», шулай ук республиканың башка телеканаллары да кушыла. «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны трансляциясе ТНВ телеканалының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә һәм каналның сайтында да күрсәтелә.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен килешү шартлары тагын да кызыклырак. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр алырга була, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефонына шалтыратып белешергә була.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Хакимиятләр махсус операция куелган максатларына ирешкәнче дәвам итәчәк дип берничә мәртәбә әйтте.

Читайте на 123ru.net