World News

Путин Казанда үтәчәк БРИКС саммитына Модины чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Һиндстан Премьер-министры Нарендра Модины Казандагы БРИКС саммитына чакырды. Бу хакта ул Мәскәүдә сөйләшүләрдә белдерә.

«Хөрмәтле Премьер-министр, без сезне быел көздә Казанда БРИКС саммитында күрергә шат булачакбыз», — дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Нарендра Моди Мәскәүгә кичә килгән иде. Кичә ул Президент белән рәсми булмаган очрашу үткәрде. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков сүзләренчә, аралашу өч сәгать дәвам иткән.

Уналтынчы БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә узачак. Чарада якынча 30 делегация катнашырга планлаштыра. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү — республика өчен зур хөрмәт һәм җаваплылык.

Читайте на 123ru.net