World News

Казанда «Черек күл» паркының 245 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Казанда «Черек күл» паркының 245 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

13 июльдә 19:00 сәгатьтә Казанда «Черек күл» паркының юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Аңа быел 245 ел тула. Керү ирекле. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Программада: тарихи лекция, иҗтимагый киңлек резидентларыннан акцияләр һәм махсус кунак чыгышы (аның исеме соңрак билгеле булачак).

«Черек күл» беренче тапкыр XVIII гасырның икенче яртысында, Татарстан башкаласының беренче даими планы барлыкка килгәндә телгә алына. Планда Черек күл бакчасы билгеләнә. 1779 елда «Казан күренешләре» җыентыгы чыга, анда күл буйлап утыртылган агачлар аллеясе белән Күл арты урамы күрсәтелә.

Әлеге дата парк тарихының башы дип санала. Әмма бакча телгә алынганнан соң 50 ел узгач кына территорияне тулысынча төзекләндерә башлыйлар: күл чистартыла һәм төп аллеяларны төзү буенча эшләр башкарыла, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net