World News

Зилә Сөнгатуллина опера театрында мөнәсәбәт турында: Өлкән артистларның ачулары килә иде

Зилә Сөнгатуллина опера театрында мөнәсәбәт турында: Өлкән артистларның ачулары килә иде

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлаган мизгелне искә алды.

«Мин опера театрына эшкә урнашкач, ул вакытта эшләгән олы яшьтәге дәрәҗәле артистларның партияләрен дә башкарырга туры килде. Ачулары килә иде: «Театрга килеп өлгермәгән, баш партияләрне башкарамы?» Уңыш булгач, тамашачылар яхшы кабул иткәч тә сизелде ул. Килеп керәм, «Ой, исәнме, Зилечка!» – диләр. Ачуларын ачык итеп белгертмәделәр», – дип сөйләде ул әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, Омскида гастроль вакытында Джузеппе Вердиның «Травиата» операсында җырлагач, газетада бик яхшы рецензия чыккан булган. «Матбугатта безнең театр белән бәйле нәрсә чыга – режиссерлар, директор, белгечләр күзәтеп бара иде. Мине артыгы белән кыландырып мактап ташлаганнар. «Рецензияне җитди итеп кабул итмәс өчен акылың җитәдер», – диде режиссер Нияз Даутов. Миндә беркайчан да «йолдыз чире» булмады», – диде Зилә Сөнгатуллина.

«Үзеңнең эшеңне яхшы белсәң, аягыңда нык басып торсаң, һәр максатыңа ирешәсең. Борын күтәреп йөрсәм, бернәрсәгә ирешә алмас идем... Ел саен үземне камилләштердем, катлаулы опералар башкардым. Эш күп булды. Аена хәтта 15әр спектакль җырлаган чаклар да булды. Опера җырчысы өчен ул бик күп. Хәзер елына биш спектакльдә җырлыйлар. Репертуар да бик бай иде. Язмышыма бик рәхмәтлемен», – диде опера җырчысы.

Читайте на 123ru.net