World News

Казанда татар телен өйрәнү буенча җәйге курс башланды

Казанда татар телен өйрәнү буенча җәйге курс башланды

ТР башкаласында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар башланып китте. Дәресләрдә 60тан артык Казан кешесе төп тел, грамматик һәм сөйләм нигезләрен өйрәнәчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Дәресләр атнага бер тапкыр ике сәгать дәвамында үткәрелә. Башлаучылар өчен дәресләр шәһәрнең башкарма комитетында, ә телне өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен «Черек күл» паркы амфитеатрында уздырылачак.

Башлангыч төркемне Альберт Сәмигуллин, ә дәвам итүчеләр төркемен Гөлфия Габдуллаҗанова укытачак. Иң яхшы укучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

  • Искәртик, быел Казанда татар телен өйрәнү буенча ике курс – кышкы һәм язгы курслар оештырылды. Дүртенче курсны быел көзен уздыру планлаштырыла.
  • Проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе оештыра.

Читайте на 123ru.net