World News

Татарстанның ике районында яңа комлыклар ачылды

Татарстанның ике районында яңа комлыклар ачылды

Татарстанның Әлки һәм Спас районнарында яңа комлыклар булдырылды. Мәйданчыклар «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты субсидия акчаларына барлыкка килде. ТР Туризм буенча дәүләт комитетының эшче төркеме су коену һәм кояшта кызыну өчен яңа урыннарда булды.

Комитетның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлки районындагы яңа комлык территориясе Сихтермә авылында урнашкан. Комлыкта барлык инфраструктура һәм җиһазлар бар: кунаклар ябык беседкаларда ял итә, катамараннарда йөри, барбекю әзерли ала. Балалар сабыйлар мәйданчыгында уйный, батутта сикерә һәм су тавыннан шуа ала.

Спас районындагы комлыкны «Болгарның өч яры» балык тоту базасында, Ржавец авылында, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында булдырганнар. Биредә яр буенда һәм су өстендәге платформада су коенырга мөмкин.

Читайте на 123ru.net