World News

Фәннәр академиясендә Алемасов премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Вячеслав Алемасов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Быел әлеге премиягә өч яшь галим – Павел Буланов, Артем Кузнецов һәм Тимур Петров лаек дип табылды. Тантана ТР Фәннәр академиясе президиумы утырышы кысаларында узды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

Артем Кузнецов – Казан милли тикшеренү технология университеты Авиация институтының радиофотоника һәм микродулкын технологияләр кафедрасы мөдире. 2021 елда ул 30 яшендә докторлык диссертациясен яклый һәм үзенең кафедрасында иң яшь докторларның берсе була. Аның фәнни кызыксынулары өлкәсендә энергетика сәнәгате һәм саклану-сәнәгать комплексына актив кертелүче радиофотоника технологияләре һәм җепселле-оптик технологияләр бар.

«Күпьеллык хезмәтең шундый югары дәрәҗәдә танылганда һәрвакыт рәхәт», – дип уртаклашты тикшерүче.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты транспорт корылмалары институтының автомобиль юллары, күперләр һәм тоннельләр кафедрасы доценты Павел Буланов асфальт-бетон япмалар өчен кулланыла торган битум материалларның искерүгә чыдамлыгын арттыру буенча тикшерүләр белән шөгыльләнә. Шулай ук автомобиль юллары төзү өчен Уралда табыла торган вак таш урынына җирле минераль чималны куллану буенча тикшеренүләр үткәрә. Буланов үзенең кандидатлык диссертациясен 2017 елда яклаган.

Киләсе лауреат – Казан Дәүләт энергетика университетының «Сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү» кафедрасы доценты Тимур Петров. Ул конструкцияләрне топологик оптимальләштерү һәм электр җиһазларының энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

Вячеслав Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен бирү турындагы указны 28 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

  • Вячеслав Алемасов исемендәге премия 2014 елның 22 сентябрендә булдырыла һәм шуннан бирле ел саен яшь галимнәр арасыннан өч кандидатка инженерлык фәннәре өлкәсендә күренекле фәнни казанышлары, фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә керткән өлеше өчен тапшырыла.
  • Россия Фәннәр академиясе академигы Вячеслав Алемасов (1923-2006) – күренекле галим, Казан җылылык энергетикасы һәм реактив двигательләр төзү фәнни-педагогик мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Аның күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге тулысынча Казанда уза һәм фән һәм мәгариф үзәге буларак шәһәрнең данын арттыра.

Читайте на 123ru.net