World News

Антон Алиханов «Иннопром»да Татарстан стендын карады

Антон Алиханов «Иннопром»да Татарстан стендын карады

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Екатеринбург-Экспо»дагы «Иннопром»да Татарстан стендын карады, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

Стенд буйлап экскурсияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко үткәрде. Ул республикада ашлыкны тирән эшкәртү планнары турында сөйләде.

«Стратегик сессиядә нәкъ шул хакта сөйләшү булды», — диде Алиханов.

Шулай ук Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгына электр инструменты һәм квадрокоптерлар өчен щёткасыз двигательләр җитештерүне тәкъдим иттеләр.

«Сезгә кунакка киләчәкмен!» – дип вәгъдә итте Антон Алиханов.

Читайте на 123ru.net