World News

Яшел Үзән мәктәпләре җиһазлар сатып алу өчен 12 млн сум алачак

Яшел Үзән мәктәпләре җиһазлар сатып алу өчен 12 млн сум алачак

Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе, 1нче, 14нче, 18нче лицейлары һәм 4нче мәктәбе Россия Мәгариф министрлыгы бәйгесендә җиңүче булды. Ул «Ватан пилотсыз авиация сис­темаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проекты кысаларында узды, дип хәбәр итә «Яшел Үзән» газетасы.

«Пилотсыз авиация системалары» милли проекты Россия укучыларына яңа уку елы башыннан заманча пилотсыз авиасистемаларны өйрәнә башларга мөмкинлек бирәчәк. Мәктәп укучылары, түгәрәк эшчәнлеге кысаларында, пилотсыз аппаратларны уйлап табарга, ясарга, программалаштырырга һәм алар белән идарә итәргә өйрәнәчәк.

«Безнең респуб­ликада 1410 мәктәп бар. Ә грантта нибары 18е генә җиңде. Шушы 18 мәктәпнең 5есе Яшел Үзәннеке. Бу бик яхшы нәтиҗә», – дип сөйләгән район мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Афанасьева.

Һәр мәктәп җиһазлар сатып алу өчен 12 млн сум алачак. Шуны истә тотарга кирәк: теләсә нинди грант оту муниципалитет җитәкчелегенә ярдәм итүне күздә тота. Рәисә Вәлиевна сүзләренчә, бу грантларны мәктәпләр район башлыгы Михаил Афанась­ев ярдәме белән алган.

18нче лицейда «Ватан пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыруда теоретик дәресләр өчен сыйныф бүлмәсе әзерләнгән, анда балалар пилотсыз аппаратлар төзелешен өйрәнәчәк һәм аларны стимуляторларда идарә итү буенча күнекмәләр алачак. Практик дәресләр кабинеты квад­рокоптерлар ясау һәм ремонтлау өчен билгеләнгән.

«Проект үзе агымдагы елның беренче сентябреннән гамәлгә керәчәк. Моның өчен без 7, 8, 9нчы сыйныф балаларын җәлеп итәчәкбез. Дәресләр түгәрәк эшчәнлеге кысаларында оештырылачак һәм атнага берничә сәгать керәчәк. Укытучыларыбыз махсус белем һәм сертификатлар алды. Моннан тыш, без индустриаль партнерларыбызны җәлеп итәчәкбез», – дип сөйләде дип М.В.Ломоносов исемендәге 18нче лицей директоры Яна Кибец.

18нче лицей укучылары дроннар белән идарә итәргә мәктәп спорт залында җиһазландырылган зур очу зонасында өйрәнәчәк, диелә хәбәрдә

Читайте на 123ru.net