World News

Буа элеваторы йөртүчесе контракт төзегән һәм махсус хәрби операциягә киткән

Буа элеваторы йөртүчесе контракт төзегән һәм махсус хәрби операциягә киткән. Ир-атның карарын гаиләсе хуплаган, ә предприятие җитәкчесе патриотның гаиләсенә 150 мең сум түләгән һәм барлык мәсьәләдә ярдәм итәргә вәгъдә иткән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«Иптәшләрем махсус операциядә, минем дә читтә каласым килми, үзем дә Туган илне якларга телим. Без якламасак, кем яклар? Иң мөһиме — исән-сау кайтырга», - дип фикер йөртә контракт буенча хәрби хезмәткәр Илсур Зиннуров.

Буа районыннан Илсур Зиннуров иптәшләре белән бергә булырга тели, ә соңыннан, әйләнеп кайткач, хыялын тормышка ашыра алачак – туган авылында йорт салачак. Татарстан бирә торган түләүләр белән аның хыялы чынбарлыкка әйләнергә мөмкин. Республикада контракт төзегән патриотларга бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр арттырылды.

«Туган җирендә, әбисе һәм бабасы яшәгән җирдә йорт төзергә тели. Мин аңа: син исән-сау гына әйләнеп кайт, ә синең кайтуга мин йорт салырмын, дим», - ди контрактчының әнисе Рәмзия Әхмәтова.

Илсур эшләгән предприятие җитәкчесе контрактчы гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән.

«Хезмәткәребезне озатабыз, ул бездә автобус йөртүчесе булып эшләде. Мин аның үзе белән дә, хатыны һәм балалары белән дә сөйләштем, алар барысы да ризалашты. Без аларга 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне тапшырдык, һәм мин гаиләгә барлык мәсьәләдә ярдәм итәргә вәгъдә бирәм», — диде «Буа элеваторы» директоры Газинур Хәким.

Читайте на 123ru.net