World News

Kazan Digital Week форумы Татарстан башкаласында 9 сентябрьдә башлана

ТР башкаласында 9-11 сентябрьдә Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Ул офлайн һәм онлайн форматта да үтәчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Быел, форум программасы нигезендә, 10 тематик юнәлеш буенча чаралар планлаштырылган. Алар арасында интеллектуаль транспорт системалары, мәдәният, дәүләт идарәсе, мәгариф, медицинада һәм башкаларда цифрлы технологияләр кебек юнәлешләр бар.

Форум «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уздырылачак. Биредә югары технологияле эшләнмәләр, гамәлдәге техника һәм җиһаз үрнәкләре күргәзмәсе була. Предприятиеләр арасында «ИТ-компания лидер» конкурсы узачак.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, Kazan Digital Week алдыннан вебинарлар сериясе уза. Алар сентябрьгә кадәр чыгачак. Шул ук чорга кадәр хакатоннар марафоны була. Катнашу өчен программистлар, аналитиклар чакырыла. Финал форум көннәрендә үтәчәк. Шулай ук чара нәтиҗәләре буенча фәнни мәкаләләр җыентыгы басылып чыгачак.

Халыкара чарада цифрлы технологияләр, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнашачак. Катнашучыларны теркәү сайтта бара.

  • Форумны РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте оештыра.

Читайте на 123ru.net