Азнакайда ГТО нормативларын гаилә белән тапшыралар
![Азнакайда ГТО нормативларын гаилә белән тапшыралар](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/9/c62b11c8e24862d235b33070bd1dd303.jpg)
Азнакай шәһәрнең «Юбилейный» стадионында «Әти, әни, мин – дус һәм спорт сөюче гаилә» район бәйгесе кысаларында гаиләләр ГТО нормативларын тапшырдылар. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.
Әти-әниләр һәм балалар урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, җирдән этелү һәм башка төрләр буенча үзләрен сынадылар. Нәтиҗәдә, Мәрдановлар гаиләсе – беренче, Сафиуллиннар – икенче, Мостафиннар гаиләсе өченче урынга лаек булды, диелә хәбәрдә.