World News

Әлмәттә 89 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган

Әлмәттә 21 мәктәпне 750 укучы тәмамлаган. Алтын медальләрне 89 чыгарылыш укучысы, көмеш медальләрне 104 укучы алды. Бу хакта гомумшәһәр планеркасында район мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.

14 авыл мәктәбендә 11 сыйныфны 51 укучы тәмамлый. Аларның бишесе алтын һәм шул ук санда көмеш медальләр ала. Әлмәт 2024 елда БДИ буенча йөз балны 25 укучы алды. Бу 2023 елга караганда дүрт тапкыр күбрәк.

Әлмәттән чыгарылыш сыйныф укучысы соңгы өч елда Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы буенча беренче 300 баллы булды. 20 нче мәктәп укучысы Анастасия Князева әдәбият, рус һәм инглиз телләре буенча югары баллар җыйды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net