World News

II Халыкара Иртыш Сабан туенда зур самовар куелачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак «Яшел утрау» паркын карады, дип хәбәр итә конгресс сайты.

«Яшел утрау» – шәһәр халкының яраткан ял итү урыннарының берсе. Паркта атракционнар (муниципаль һәм яңа, шәхси), комлы пляж, шәһәр бәйрәмнәре өчен мәйданчык, велосипед юллары һәм җәяүлеләр сукмагы бар, диелә хәбәрдә.

II Халыкара Иртыш Сабан туенда спорт ярышлар, пляж волейболы, су шоуы (җилкәнле регата, байдаркаларда ишү, көймәләрдә, яхталарда йөрү) оештырылачак. Фестивальдә «Этнодеревня» дип аталган мәйданчык эшли башлаячак, анда Омск өлкәсенең муниципаль районнары үз мәдәниятләрен, үз казанышларын тәкъдим итәчәк. Биредә Татар мәйданчыгы да ачылачак.

Шулай ук фестиваль кунаклары татар милли уеннарының ничек узуын карый алачак. Балалар мәйданчыгы оештырылып, анда мастер-класслар, балалар милли уеннары узачак. Яр буенда туклану нокталары урнаштырылыр, «Дуслык аллеясы» каршында Татарстаннан китереләчәк зур самовар куелыр дип көтелә.

Читайте на 123ru.net