World News

Ренат Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музеенда әдәби очрашу булды

3 июль көнне Буа шәһәренең академик Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең «Сәнгатьне күрү» музеенда әдәби очрашу булды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Әлеге күркәм чарада Казан кунаклары – Татарстанның Халык шагыйрьләре Ренат Харис һәм Равил Фәйзуллин, галим, техник фәннәр докторы Җәүдәт Сөйләйманов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзат, Буа шәһәре «Туган як» музееның директоры Әхмәтҗанова Л.М. катнашты.

Музей хезмәткәре кунакларны музей эшчәнлеге белән таныштырды, Ренат Харис иҗаты буенча экскурсия үткәрде. Әдәби чара матур истәлек булып, күңелләрдә озак сакланыр, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net