World News

Мөслимдәге «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы республика гранты отты

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс үтте. Грантның максаты – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында билингваль белем бирүне оештыру процессын камилләштерү. Ике этапта үткән бәйгедә Мөслимнең «Ләйсән» гомумүстерелешле балалар бакчасы да катнашты. Бу хакта «Мөслим-информ» яза.

Беренче этапта коллектив «Туган тел – милли хәзинә» проектын яклады. Икенче этапта махсус эксперт комиссиясе балалар бакчасы эшчәнлеген бәяләде: татар, рус телләренә өйрәтү буенча укыту-методик комплектларны гамәлгә ашыру эшен өйрәнде, шулай ук ата-аналар белән эшләүнең төрле формаларын исәпкә алды. Балаларның сөйләм телен үстерү мохитенә зур игътибар бирелде. Нәтиҗәдә, ике телле мәктәпкәчә белем бирүне камилләштерүче уникаль проект тәкъдим иткән һәм яклаган 40 балалар бакчасы арасында «Ләйсән» бакчасы беренче унлыкка керде һәм 500 мең сум грант отты.

Нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә тәрбия бирелергә тиеш дип саный балалар бакчасы мөдире Айсылу Латыйпова.

«Русча аралашу тирәлегендә тәрбияләнгән балага туган теле кадерле байлыкка әйләнсен өчен төрле эш формаларын кулланабыз. Әлеге максатта «Туган тел – милли хәзинә» проектын эшләтеп җибәрдек. Проект милли мәдәният аша балаларның дөрес сөйләм күнекмәләрен үстерүгә, күзаллауларын киңәйтүгә нигезләнгән. Аның нәтиҗәсендә балаларның туган як тарихы, мәдәнияте, көнкүреше турында белемнәре формалаша, сөйләм телләре байый», – ди ул.

Читайте на 123ru.net