World News

Дәүләт Думасы физик затлар кеременә салымны арттыру турындагы законны кабул итте

Бүген, 10 июльдә, РФ Дәүләт Думасы шул исәптән физик затлар кеременә салым буенча прогрессив шкала кертүне күздә тоткан салым системасын җайга салып бетерү турындагы законны өченче, соңгы укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Салымның 13 процентлы база ставкасы 2,4 миллион сумга кадәрге еллык керем өчен сакланачак. 15 процентлы ставка – елына 5 миллион сумга кадәрге керем, 18 процент – 20 миллион сумга кадәрге керем, 20 процентлы ставка 50 миллион сумга кадәрге керем өчен каралган. Моннан зуррак керемнәргә иң югары ставка (22 процент) буенча салым салыначак.

Арттырылган салым бөтен суммадан түгел, ә тиешле чиктән арткан суммадан алыначак. Үзгәрешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның түләүләренә кагылмый.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы РФ Финанс министрлыгының салым реформасы нәтиҗәсендә алынган керемнәрне 2025 ел өчен 2,6 триллион сумга бәяләгән иде. Шул ук вакытта, физик затлар кеременә салымның яңа шкаласы Татарстан бюджетына күчерелгән керемнәрнең артуына китермәячәк.

Читайте на 123ru.net