World News

Татарстанда янә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бүген һәм иртәгә, 10 һәм 11 июльдә, Татарстанда янә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Чәршәмбе кичендә, пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез республикада, Казанны да кертеп, яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлана. Җилнең тизлеге төнлә урыны белән секундына – 15 метрга, көндез 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

  • Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе бик көчле җил дип атала.

Читайте на 123ru.net