World News

Казан ипподромында «Яратам» фестивале була

14 июльдә Казан ипподромында «Яратам» фестивале узачак. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен приз оту мөмкинлеге булган тематик викторина, мастер-класслар, тиз арада күрешеп алу һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты әзерләнгән. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Мәйданчык кунакларны 16.00 сәгатьтә кабул итә башлый. Алар өчен фуд-корт һәм фотозона эшли. Бу вакытта тиз арада күрешү мөмкинлеге тудырыла, анда катнашу өчен теркәлергә кирәк.

17.00 сәгатьтә гаилә викторинасы башлана. Командаларны логик, музыкаль һәм график раундлар көтә. Анда ике-биш кешелек гаиләләр катнаша ала.

Татар эстрадасы йолдызлары 18.00 сәгатьтә сәхнәгә чыга. Кичәнең хедлайнерлары арасында Элвин Грей, Марат Яруллин, Әнвәр Нургалиев һ.б. җырчылар бар. Чарага керү ирекле.

Читайте на 123ru.net