World News

Сәламәтлек саклау министрлыгында авиафаҗигадә исән калган кешенең хәле турында сөйләделәр

Татарстанның Кама Тамагы бистәсе янындагы авиаһәлакәттә исән калган кешенең хәлен табиблар авыр дип бәяли. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

«Кама Тамагы янында, җиңел моторлы самолет һәлакәткә юлыгып, өч кеше шунда ук һәлак булган. Зыян күргән бер кешене Кама Тамагы Үзәк район хастаханәсенә китерделәр, аның хәле авыр. Якынча мәгълүматлар буенча, аның сынган урыннары бик күп», - дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Зыян күрүчегә хастаханәдә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Хәле тотрыклылангач, аны Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә күчерергә ниятлиләр.

  • Искәртеп узабыз, бүген иртән Татарстанның Кама Тамагы районында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә юлыгуы турында ашыгыч хәбәр килде. Һава судносы җиргә каты төшеп утырган һәм яна башлаган. Якынча мәгълүматлар буенча, авиаһәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән, шуларның берсе – бала.

Читайте на 123ru.net