World News

Махсус операциядә хезмәт итүче контрактчы хәрби шартларга җайлашу турында сөйләде

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хәрәкәтләргә контракт буенча хәрби хезмәткәрләр зур өлеш кертә. Шуларның берсе – Татарстанның Кайбыч районы Борындык авылыннан Алмаз Нигъмәтҗанов. Хәзерге вакытта ул туган йортында кыска вакытлы ялда. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Борындыкта әти-әнием – Айрат һәм Розалина Нигъмәтҗановлар яши. Сеңлем Гөлназ белән бик тату үстек, хәзер ул Казанда тора. Унсигез яшем тулгач, армиягә чакырдылар. Хәрби бурычымны Ульяновск шәһәрендәге һава-десант гаскәрләрендә үтәдем», - дип сөйли үзе турында хәрби.

Алмазның әтисе механизатор булып эшләгән, егет тә һәрвакыт әтисе янында булган, техниканы өйрәнгән, шуңа күрә автомобиль йөртүче һөнәрен сайлаган. Контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылганчы, Казанда әлеге белгечлек буенча эшләгән.

Махсус операция башлангач, 2022 елда Алмаз беренчеләрдән булып алгы сызыкка китә. Аның белән бергә икетуган энеләре дә бара.

«Күпчелек очракта машиналарда төнлә йөрибез. Мондагы шартларга күнектек инде, кеше барлык кыенлыкларга да җайлаша», - дип аңлатты хәрби хезмәткәр.

«Безнең район егетләренә шуны әйтергә телим: хәрби хезмәткә бару өчен контракт төзүдән курыкмагыз. Иң мөһиме — үзеңне саклау», - дип белдерде хәрби.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Материал Мингазиз Сөнгатуллин ярдәмендә эшләнде.

Читайте на 123ru.net