World News

Түбән Камада контрактчы кирәк-яклар белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде

Түбән Камада контрактчы кирәк-яклар белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде

Түбән Камада көн саен Химиклар проспекты, 72б йорт адресы буенча урнашкан ярдәм җыю пунктында хәрбиләрне тулысынча кием белән тәэмин итәләр. Эдуард – биредә барлык кирәкле әйберләрне алган 1145-нче хәрби. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Җыелма бик бай, кадерле Түбән Кама халкына рәхмәт! Егетләргә, хатын-кызларга, әниләргә рәхмәт. Мине кирәк-яраклар белән тулысынча тәэмин иттеләр. Барысы да ничек кирәк, шулай булды. Кыр шартлары өчен барысы да бар», — дип рәхмәт белдерде контрактчы.

«Букчада йокы капчыгы, берцы, келәм, термос, газ горелкалары, баллоннар, шәхси гигиена чаралары, юеш кулъяулыклар, мунчалалар, теш пасталары, щеткалар, сабын һәм башкалар бар. Шулай ук эчке кием, оеклар, чалбар, футболка, татлы ризыклар салынган. Черки, талпаннан саклану чаралары. Кирәкле бар нәрсә дә бар. Шулай ук кирәкле аптечка салабыз», — дип сөйләде территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

Түбән Камада контрактчылар җыю дәвам итә. Шәһәрдә көн саен Кораллы көчләрдә хезмәт итәргә теләүчеләрне җәлеп итү буенча эш алып барыла. Хәрбиләргә шул исәптән аларның гаилә әгъзаларына да кагыла торган барлык ташламалар тәкъдим ителә. 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләргә арттырылган түләүләр биреләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча ул 1,5 миллион сум тәшкил итә.

Контрактчыларны сайлап алу мобиль пункты көн саен шәһәрнең кеше күп йөри торган нокталарына бара. Хәрби комиссариат белгечләре шәһәр халкына буклетлар өләшә һәм барлык сорауларга җавап бирергә әзерлек белдерә. Сорауларның күбесе яңа түләүләр һәм ярдәм чаралары турында.

«Контракт төзегән хәрби хезмәткәр бүгеннән 1 миллион 5 мең сумлык җирле төбәк ярдәмен ала, шуңа өстәп Саклану министрлыгы 195 мең сум түли. Барлыгы 1 миллион 200 мең сум акча бирелә (хәрби хезмәткәрне акчалата тәэмин итүдән тыш). Хезмәтнең беренче ае өчен матди ярдәм түләнәчәк», - дип сөйләде хәрби комиссар Газинур Ситдыйков.

Барысын бергә кушсаң, 1,5 миллион сум килеп чыга. Шул ук вакытта җирле хакимият хәрби хезмәткәрнең гаиләсен опекага ала. Ярдәм һәрьяклап күрсәтелә.

«Бездә 18 яшькә кадәрге һәр балага 20 мең сум түләнә. Укучы зур яшьтәге балалар өчен дә шулай ук. Җәмәгать транспортына проезднойлар рәсмиләштерелә. Шулай ук алар өчен лагерьләргә (шул исәптән Россиянең Көньяк төбәгендә) бушлай юлламалар бирелә», — дип өстәде хәрби комиссар.

Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәкле әйберләрнең тулы җыелмасы һәм дарулар белән армия аптечкасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга туры килмәячәк. Хәрбиләргә волонтёрлар да ярдәм итә.

Хәзерге вакытта яңа территорияләрне саклаячак «Батыр» исемле батальонына җыю дәвам итә. Контрактны рәсмиләштерү процессына берничә сәгатьтән алып күп дигәндә ике көн вакыт китә. Контракт төзүчеләрне хәрби өйрәтү Татарстанда оештырылачак.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на 123ru.net