Омск өлкәсе балалары Актаныш районындагы «Бүләк» лагерендә ял итте
![Омск өлкәсе балалары Актаныш районындагы «Бүләк» лагерендә ял итте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/10/3c5f5cc6543e30958a9b753720056676.jpeg)
Омск өлкәсе Усть-Ишем муниципаль районыннан 14 бала Актаныш районы «Бүләк» лагере базасында төбәкара профильле сменада ял итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Лагерь сменасы 22 июньнән башлап 9 июльгә кадәр булды. Балалар биредә вакытны күңелле уздырды һәм эчтәлекле ялдан канәгать калды. Балаларны Казаннан Омск өлкәсе Усть-Ишем муниципаль районына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин озатты, диелә хәбәрдә.