World News

Чаллыдан махсус хәрби операциягә ярдәм җибәрделәр

Чаллыдан алгы сызыкка чираттагы шефлык ярдәме партиясен җибәрделәр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дә ярдәм җибәрүдә катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«Хәрбиләребезгә ярдәм итү мәсьәләләре – өстенлекле бурыч, дип саныйбыз. Күп кенә территориаль иҗтимагый идарәләрнең шулай ук акча җыю, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре һәм көндәлек хезмәттә кирәкле башка нәрсәләрне ясау белән инициативалы шөгыльләнүләрен беләм», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Мэр шефлык ярдәмен илтүне оештырганы өчен Михаил Левашовка рәхмәт белдерде.

«Бу чын ир-атлар! Михаил Григорий улы Левашов утлы сугыш юллары белән Әфганстанда кырыс хезмәтне үткән. Ул боларның барысын да күргән кеше. Күргән генә дә түгел, ә хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын кичергән, хәрби иптәшләрен югалткан. Бу - гуманитар йөк ташу белән шөгыльләнүче көчле, бердәм кешеләр командасы. Алар махсус операция зонасындагы хәрбиләргә сүз белән генә түгел, гамәл белән ярдәм итәләр!» - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.

Татарстан йөк ташучылары башкарма комитет ярдәме белән 15 тонна йөк алган.

Әлеге ярдәм партиясе составына азык-төлек, су, махсус элемтә чаралары, бинокльләр, рацияләр, төнге күрү приборлары, чыбыклар, аккумуляторлар һәм көчәнеш үзгәрткечләре кергән.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була.

Читайте на 123ru.net