World News

Латин Америкасы татарларының «Татлам» оешмасы рәисе Алисә Гыйләҗева Казанга килде

Латин Америкасы татарларының «Татлам» оешмасы рәисе Алисә Гыйләҗева Казанга килде

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессында кунакта Перуда яшәүче милләттәшебез, Латин Америкасы татарларының «Татлам» оешмасы җитәкчесе, Перуда яшәүче Россия ватандашларының координацион советы рәисе, Россия ватандашлары Координация советы әгъзасы Алисә Гыйләҗева булды. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты. Алар Латин Америкасында татар оешмасы эшчәнлеген үстерү турында сөйләште.

Шулай ук узган ел Перу башкаласы Лима шәһәрендә узган Америка, Австралия, Яңа Зеландиядә яшәүче ватандашларның XV конференциясе, быел, июнь аенда, Перуда узган мили бәйрәмебез Сабантуй нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый фонды директоры Артур Сабиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева катнашты, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net