World News

Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәгендә Татарстан язучысы Хәбир Ибраһимов белән очрашу узды

Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәгендә Татарстан язучысы Хәбир Ибраһимов белән очрашу узды

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе оештырган «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында Татар мәдәни үзәгендә язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһимов белән иҗат кичәсе узган.

Чарага татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, шагыйрьләр, иҗат эшлеклеләре һәм журналистлар чакырылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Хәбир Ибраһимов үзенең шигырьләре һәм прозасын укыды, җыр текстлары, комедияләр, мелодрамалар һәм кино сценарийларын ничек иҗат итүе турында сөйләде.

Язучы билгеләп үткәнчә, аның әсәрләре буенча Татарстан һәм Россия театрларында егермегә якын спектакль куелган, дүрт тулы метражлы нәфис фильм төшерелгән.

Автор шулай ук биографиясенең кызыклы фактлары турында сөйләде. Очрашу азагында язучы «Ак калфак», «Картаямыни соң йөрәк», «Сагынганда» халык җырларын башкарды һәм кунакларның сорауларына җавап бирде, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net