World News

Покачи шәһәре «Туган як» татар оешмасы активистлары мәктәпне медальгә тәмамлаган

Покачи шәһәре «Туган як» татар оешмасы активистлары мәктәпне медальгә тәмамлаган

Ханты-Манси автономияле округы – Юграның Покачи шәһәре «Туган як» милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы активистлары укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәм имтиханнарда отличник статусын раслаган чыгарылыш укучылары исемлегенә кергән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Россия Федерациясенең I дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен» медале белән Альберт Галимов, Элина Мифтахова; Россия Федерациясенең II дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен» медале белән Радмир Зәйдуллин, Алан Җиһангиров бүләкләнгән.

«Укуда аерым уңышлары өчен» медале – барлык уку дисциплиналары буенча тырышлык, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә, укучының үз-үзе һәм характеры белән эшләвенә бәя. Алда зур тормыш көтә. Сезгә уңышлар телибез, балалар! Мәктәп елларында үзләштергән белемнәрегез, чын дуслык һәм игелекле остазларыгызның киңәше сезгә ярдәм итсен. Әти-әниләрегез һәм укытучыларыгызга рәхмәт. Хәерле юл, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Без сезнең белән горурланабыз! Без булдырабыз», – дип яза «Туган як» милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова.

Читайте на 123ru.net