World News

Лениногорск районының Юлтимер авылында «Яшь велосипедчы» бәйгесе узды

Лениногорск районының Юлтимер авылында «Яшь велосипедчы» бәйгесе узды

Лениногорск районы Юлтимер авылында яшь велосипедчылар — балалар катнашында бәйге үткәрелде. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Бәйгенең максаты булып балаларның велосипед белән юлда һәм урамда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотулары, кагыйдәләрне бозмавы тора, дип сөйләде Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова.

Катнашучылар 3 квест станциясен узды. Алар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытты. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net