World News

Татарстанда авиаһәлакәттә исән калган кешегә операция ясаганнар

Кама Тамагы янында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә исән калган бердәнбер кеше Республика клиник хастаханәсендә уңышлы операция кичергән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

«Пациентның хәле шулай ук авыр. Барлык кирәкле операция чаралары уңышлы уздырылды. Мультидисциплинар табиблар бригадасы эшли», - дип билгеләп үттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Пациент хәзерге вакытта тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүе астында реанимациядә.

  • Искәртик, пациентның хәле башта Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә тотрыклыланды, аннан соң аны санитар авиация вертолеты белән Республика клиник хастаханәсенә алып килделәр. «Татар-информ» җиңел моторлы самолет һәлакәтенең мөмкин булган сәбәбе турында җентекләп язды.

Читайте на 123ru.net