World News

Галим: Бүгенге көн Идел буе шәһәрләре элек Алтын Урда шәһәрләре торган урында урнашкан

«Миллиард.Татар» интернет-порталы татарлар тарихы турында лекцияләр циклын дәвам итә. Бу юлы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов XIII-XIV гасырлардагы Алтын Урда шәһәрләре турында сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

«Бүгенге көн Идел буе шәһәрләре еш кына элек Алтын Урда шәһәрләре торган урында урнашкан. Саратов – Үкәк урынында, Волгоград өлкәсенең Царев авылы Сарай әл-Җәдид шәһәре урынында, Әстерхан – Хаҗи-Тархан урынында тора, мәсәлән», – дип сөйләде Измайлов.

Аның сүзләренчә, сәүдә булу Алтын Урда шәһәрләре инфраструктурасының закончалыклы үсешенә, башка һөнәрчелек мәктәпләре барлыкка килүгә, тышкы мәдәни, икътисади һәм мәгълүмати элемтәләр урнашуга китергән.

Алтын Урда күчмә тормыш алып баручы дәүләт булган, дип әйтү дөрес булмаячак. XIII-XIV гасырларда даими бер җирдә яши торган халык саны якынча 35 миллион кешене тәшкил иткән, шуларның якынча бер миллионы шәһәрләрдә яшәгән. Күчмә халыкның саны исә бер миллионнан артмаган.

«Безнең күз каршында бу, әлбәттә, даими бер җирдә яшәгән дәүләт, дигән нәтиҗә булырга тиеш. Алтын Урда ул – үзәге дала территориясендә урнашкан урта гасыр империясе», - дип нәтиҗә ясый тарихчы.

Дәүләтнең бөтенлеген монгол ханнары хакимияте генә түгел, ә икътисади элемтәләр булуы да саклап торган. Бу үзара кооперация булган. Империя таркалуның төп сәбәпләренең берсе – халыкара икътисади мөнәсәбәтләрнең җимерелүе. Кытай халкының яртысының диярлек гомерен өзгән «кара үлем» Бөек ефәк юлын да юк итә. Моннан соңгы сугышлар монгол дәүләтенең үзәге һәм нәтиҗәдә бөтен империянең җимерелүенә китерә.

Читайте на 123ru.net