World News

Чаллы һәм Казан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 30 шәһәре исемлегенә керде

Чаллы һәм Казан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 30 шәһәре исемлегенә керде

2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары ясалды. Халыкның тормыш сыйфатын бәяләве буенча Россия шәһәрләре рейтингында Чаллы 18 урынны, ә Казан 27 урынны яулады. Мониторингны РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты оештырган.

Шул ук вакытта Татарстан башкаласы мәдәни кыйммәтләрне куллану һәм шәхси үсеш өчен сыйфатлы белем алу мөмкинлеге югары булган шәһәрләр рәтенә керә.

Чаллы исә медицина хезмәте сыйфаты югары бәяләнгән, бизнес алып бару өчен иң яхшы шартлар һәм җәмәгать мөнәсәбәтләрендә конфликтлылык дәрәҗәсе иң түбән булган шәһәрләрнең берсе дип танылган.

Мониторинг авторлары Чаллыны югары тормыш сыйфаты булган шәһәрләр рәтенә, ә ТР башкаласын – шактый югары тормыш сыйфаты булган шәһәрләр исемлегенә керткән.

Казан халкы фикеренчә, шәһәрдә яшәү сыйфатын киметүче төп проблемалар медицина, торакка бәяләр, тормыш дәрәҗәсе, бизнес өчен шартлар һәм экология кебек өлкәләрдә күзәтелә.

Читайте на 123ru.net