World News

Түбән Новгород татарлары Данис Шакиров белән очрашуда телне саклау турында сөйләшкән

Түбән Новгород татарлары Данис Шакиров белән очрашуда телне саклау турында сөйләшкән

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Түбән Новгород өлкәсе татарлары белән очрашкан. Алар өлкәнең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина җитәкчелегендә «Казан-Болгар маршруты» буенча тарихи урыннар белән танышырга килгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда туган телебезне саклау, бу эштә динебезнең әһәмияте, гаиләдәге тәрбиянең мөһимлеге хакында да сөйләштеләр. Данис Шакиров чит төбәкләрдәге татар балаларына Казанга килеп югары уку йортларына керү мөмкинлеге барлыгын да искә төшерде. Әлбәттә, моның өчен бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы бирү кирәк. Кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһим үзенең шигырьләрен дә сөйләде», – диелә хәбәрдә.

Кунаклар Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары – Мәдәнә, Пашат, Анда, Рбишчә, Уразавыл, Сергачтан, Түбән Новгород, Дзержинск, Кстово шәһәрләреннән җыелган. Данис Шакиров аларны Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, эшчәнлеге белән таныштырды. «Башкалага килгән кунакларны Конгресс бинасында кабул итү – безнең матур бер традиция. 510 оешмабыз бар, шуларның 45 чит илдә. Бөтендөнья татар конгрессының ишекләре һәр татар өчен таныш», – диде ул.

Башкарма комитет җитәкчесе бәлагә юлыккан татар авылларына Конгресс тарафыннан оештырылган ярдәмнәр хакында да сөйләде. «Курган өлкәсендәге Йолдыз, Омск өлкәсендәге татар авылларын без таркалудан саклап кала алдык», – диде.

Читайте на 123ru.net