World News

Бүген кич Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бүген кич һава шартларының сизелерлек начараюы сәбәпле, Татарстанда кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Алдагы сәгатьтә һәм бүген кич республикада актив атмосфера фронты узган вакытта яшенле яңгыр, боз явуы фаразлана, төньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 20-24 метрга кадәр җитәчәк.

  • Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 17,2-20,7 метр тизлектәге җил – көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, атмосфера фронты Татарстанга салкын көннәр алып килергә тиеш. Иртәгә, 12 июльдә, төбәктә урыны белән шулай ук һава шартлары начараерга мөмкин.

Читайте на 123ru.net