World News

Журналист һәм шагыйрә Йолдыз Шәрәпова: «Шәһри Казан. Язмыш» — минем дә язмыш

Журналист һәм шагыйрә Йолдыз Шәрәпова: «Шәһри Казан. Язмыш» — минем дә язмыш

«Шәһри Казан» журналисты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы аның тормышы белән аерылгысыз булуын ассызыклады.

«Шәһри Казан. Язмыш» — минем дә язмыш, кына диясе инде. Иң башта сәхифә буларак кына чыккан иде, хәзер инде аерым газета. Халык ифрат яратып укый, ошата һәм языла. Безнең халык бит язмышларга битараф түгел. Кешенең язмышындагы вакыйгалар «баштан ашкан» булуы мөмкин, ләкин ул башканыкын кайгырта — ничек икән, ди. Безнең замана газетасы ул. Укучы укый да газетадагы язмышлар хакында, минеке мондый аяныч түгел бит әле, дип уйлый. Димәк, басма – халыкка көч тә биреп тора», – диде Йолдыз Шәрәпова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, материаллар өчен геройларны авылларга чыгып эзлибез. Геройлар шулкадәр күп ул, аларны ачарга, күңелләренә юл табарга гына кирәк бит. Менә махсус хәрби операция яугирләре турында күләмле язмалар эшлибез, аларның әти-әниләре, якыннары белән аралашабыз. Газета материаллары бит ул истәлеккә дә кала», – дип сөйләде ул.

Шулай ук Йолдыз Шәрәпова газета үткәргән Сабантуйда бик күп балалар да булуын билгеләп үтте. Балалар шагыйрәсе сүзләренә караганда, бала-чага да биредә булуы – татар матбугатының киләчәге дә булыр, дигән фикерне уята.

Читайте на 123ru.net