Миңнеханов Росатом вәкилләре белән 3D-технологиягә бәйле инициативалар хакында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясенең фәнни-технологик блогы вәкилләре белән очрашты. Бу - июль башланганнан бирле икенче шундый очрашу, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узган әңгәмәдә яклар алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Моннан алдагы очрашудагы кебек үк, анда аддитив технологияләрне үстерү мәсьәләләрен кузгаттылар.
Сөйләшү шул исәптән федераль дәрәҗәдә аддитив технологияләр өлкәсендә Росатом һәм Татарстанның уртак инициативалары хакында да барды.
Аддитив технологияләр, субтрактив җитештерү (механик эшкәртү) һәм традицион форма хасил итүче производстводан (коелма һәм штамповкалау) аермалы буларак, объектны электрон модель буенча материалны катламга катлам өстәп барлыкка китерүне күздә тота. Әлеге техник атаманың синонимы - 3D-басма.