World News

Татарстанда БДИ нәтиҗәләре барлык фәннәрдән дә Россия күләмендәге уртача баллардан югары

Якынча мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда БДИ нәтиҗәләре барлык предметлар буенча да Россия күләмендәге уртача баллардан югарырак. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының 55нче утырышында шулай дип белдерде.

«Быел 100 балл туплаучылар – 361 кеше, бу 162гә күбрәк. Ике укучы – 300, 19 кеше – 200, 317 укучы 100 балл җыйды», - дип белдерде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, быелгы дәүләт йомгаклау аттестациясенең ахыргы нәтиҗәләре 20 июльдән соң билгеле булачак.

Узган ел Татарстанда БДИда 199 укучы 100 балл җыйган иде, алар арасында тугыз кеше ике имтихан өчен 200 балл туплады.

Читайте на 123ru.net