World News

«Шәһри Казан» Сабан туенда: «Татарстан почтасы» һәм «Татмедиа» – икмәк белән май кебек

«Шәһри Казан» Сабан туенда: «Татарстан почтасы» һәм «Татмедиа» – икмәк белән май кебек

«Шәһри Казан» редакциясенең «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы 3 ел элек нәшер ителә башлый. Иң башта сәхифә форматында башланган басма бүгенге көндә әбүнәчеләргә 32 битле газета буларак тәкъдим ителә. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Шәһри Казан. Язмыш»ның Сабан туенда әйтүенчә, «Татарстан почтасы» белән «Татмедиа» – аерылгысыз, бердәм эшлиләр.

«Татарстан почтасы» һәм «Татмедиа» – алар икмәк белән май кебек. Без бергә булган чакта бөтен халыкка әйбәт, укучылар кәнәгать, бер-беребездән башка эшли алмыйбыз. Әлеге көндә Татарстан Россиядә дә газеталар саны буенча беренче урында бара. Һәр көн саен «Татарстан почтасы»ның 3500 почтальоны укучыларга яңа газеталар һәм журналлар тарата. Бергә булыйк, бердәм булыйк», – дип сөйләде Шамил Садыйков.

«Шәһри Казан»ның тиражын үстерүдә, аны таратуда зур өлеш керткән Арча, Яшел Үзән, Балтач, Кайбыч, Буа, Апас, Биектау, Сарман, Кукмара, Әтнә, Мамадыш һәм Чистай районнарыннан почтальоннар хезмәтләре өчен бүләкләнде.

«Әлбәттә, безнең хезмәткәрләребезнең матур уңышларын күрә белеп бүләкләүләре бик нык сөендерә. Халыктан, партнёрлардан ихластан рәхмәт сүзләрен ишетүгә шатбыз. Һәр июльнең икенче якшәмбесе 30 ел дәвамында – Россия почтасы көне билгеләнә. Алга таба да сәламәт булып, лаеклы рәвештә эшләргә язсын», – диде «Татарстан почтасы» җитәкчелеге исеменнән Алексей Костин.

Чара барышында редакция хезмәткәрләре тамашачылар арасында да халык уеннары уйнатты.

«Шәһри Казан» исеменнән барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Әле монда безнең газеталарны белмәгәннәр дә бардыр бәлки. Язылыгыз, укыгыз рәхәтләнеп, үкенмәссез. Монда районнардан алдынгы почтальоннарны да чакырдык. Алар эшләгән авыллар бик бәхетле. Мондый бәйрәмне 3нче тапкыр уздырабыз», – диде «Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабиров.

Бәйрәмдә эстрада артистлары, газета авторлары да чыгыш ясадылар.

Читайте на 123ru.net