Эшчеләр "Казан" оешмасы хуҗасы Равил Җиһаншинны бер кранчыны кыйнауда гаепли
Ул эшкә соңгы калганы өчен бер кранчыны кыйнаган диләр. Бу хәл БРИКС җыены өчен төзелә торган кунакханә төзелешендә булган. Тик "Казан" оешмасында башкача аңлаталар: янәсе эшче Җиһаншинга үзе һөҗүм иткән.