Мансур хәзрәт Җәләлетдин: Гаилә — тормыш тоткасы, һәркем үзенең шәҗәрәсен белергә тиеш
Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә Әл-Мәрҗани мәчете Шәҗәрәләр бәйрәме оештырды. Чара барышында Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәркем үз шәҗәрәсен өйрәнсен, андагы шәхесләрне белергә тырышсын иде, дигән фикерне җиткерде.
«Сезне чын-чыннан гаилә бәйрәме белән тәбрик итәм. Гаилә — тормыш тоткасы. Без, дин әһелләре шундый матур чаралар оештырып торырга тырышабыз. Һәркем үзенең шәҗәрәсен, анда булган династияләрне белергә тиеш. Дөньялар имин, гаиләләр бәхетле булсын», — диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
Бәйрәм РФ Президенты карары буенча игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гореф-гадәтләрне популярлаштыру максатыннан оештырылган. Сәхнәдә җырчылар һәм ансамбльләр чыгыш ясады. Биредә хәләл ярминкә, Казан танк училищесы оештырган ватанпәрвәрлек зонасы һәм башка төрле мәйданчыклар эшләде.