World News

Шәймиев Президент беркетмә хезмәтенең элекке башлыгына «ТАССРга 100 ел» медален тапшырды

Шәймиев Президент беркетмә хезмәтенең элекке башлыгына «ТАССРга 100 ел» медален тапшырды

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 1990 һәм 2000 еллардагы Россия дәүләт эшлеклесе, РФ Президенты беркетмәсенең элеккеге җитәкчесе Владимир Шевченко белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казан Кремленең Вәкилләр корпусында булды. Аның барышында Минтимер Шәймиев Владимир Шевченкога «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Элеккеге башлык әлеге бүләккә Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен лаек булды.

Владимир Шевченко 1939 елның 9 февралендә Мәскәүдә туган. 1962-1990 елларда – комсомол, дипломатия һәм партия эшендә. 1990 елда совет лидеры Михаил Горбачевның беркетмә хезмәтен оештыра. 1992 елга кадәр – СССР Президенты Аппараты Эшләр идарәсенең Беркетмә бүлеге мөдире, СССР Президенты Аппаратының Беркетмә бүлеге җитәкчесе.

1992 елдан Россия Президенты Борис Ельцин Администрациясендә эшли: РФ Президенты Аппаратының Беркетмә хезмәте җитәкчесе, РФ Президенты беркетмәсе җитәкчесе – РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары - РФ Президенты беркетмәсе җитәкчесе.

1993 елдан Россия Федерациясе Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе дипломатик рангына ия. 2000-2011 елларда, Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев вакытында – Россия Президенты киңәшчесе. Борис Ельцинның вафатына кадәр 2007 елда параллель рәвештә аның беркетмә хезмәте өчен дә җавап бирә.

Читайте на 123ru.net