World News

Элвин Грей «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнаша

Элвин Грей тәхәллүсе белән билгеле Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнаша. Җырчы ТНВ студиясенең кунагы булачак.

Акция дүшәмбе, 15 июльдә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза. Ул иртәнге 8дә башлана һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Үз чиратында, Татарстанның атказанган артистлары Фирдүс Тямаев (ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга берничә тапкыр ярдәм күрсәтте), Илсөя Бәдретдинова һәм Рифат Зарипов «Болгар радиосы» студиясенең кунаклары булачак.

Моннан тыш, махсус операция хәрбиләре, махсус хәрби операция ветераннарының «Добробат» вокал төркеме, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашуы көтелә.

Студиягә шулай ук фронт песиләре, волонтер әбиләр, хәрбиләрнең гомерен коткаручы табиблар һәм волонтер балалар килә. Россия Герое Рәсим Баксиков марафонны алып баручыларның берсе булачак.

Марафон барышында татарстанлыларга хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә каралган ярдәм чаралары, республикадан арттырылган түләүләрнең кемгә бирелүе, контракт төзү тәртибе һәм 1,5 миллион сумга якын акчаны ничек алырга икәнлеге хакында сөйләячәкләр.

Оештыручылар әйтүенчә, ТНВ студиясе «хәрби-патриотик стилистикада бизәләчәк». Тамашачыларга шул исәптән махсус хәрби операция өчен Татарстанда җитештерелә торган уникаль продукция күргәзмәсе дә тәкъдим ителә.

Татарстандагы бер районда хәрбиләр өчен махсус әзерләнә торган коры паекларга дегустация үткәрү дә ниятләнә. Марафонда район һәм шәһәр башлыклары катнашыр дип көтелә, алар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә булачак. Россиянең башка төбәкләреннән тоташулар да планлаштырылган.

Марафонда Казаннан шагыйрь, композитор һәм башкаручы, 13 яшьлек Ранель Сафин да катнаша. Иҗатын яратучылар Ранельне Шаман исемле артист белән чагыштыра.

Шулай ук «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар күрсәтелә, махсус хәрби операция зонасында ТНВ хәбәрчеләре әзерләгән репортажлар тәкъдим ителә һәм аннан туры тоташулар була.

Марафон ТНВның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә һәм канал сайтында трансляцияләнәчәк.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак белешергә була.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Читайте на 123ru.net