World News

Иртәгә Казанда ВИЧ-инфекциягә бушлай экспресс-тест ясатып булачак

12 июльдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«ВИЧка тест» проекты «Яңа гасыр» АБНО белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла.

Тестны 13:00-17:00 сәгатьтләрдә Казанда Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы., «Хезмәт резервлары» стадионы каршында мобиль пунктта биреп ясатып була.

Читайте на 123ru.net